Пакстанда интихарчы 8 кешене үтерде

Пакстанның Равалпинди шәһәрендә интихарчы бомба шартлатып армия генералын һәм тагын кимендә 7 кешене үтерде.

Хәрбиләр әйтүенчә, интихарчы генерал утырган машина янында бомба шартлаткан.

Генерал, аның тән сакчысы, машина йөртүче һәм тагын 5 цивиль һәлак булды, 25 кеше яраланды.

Бу узган атнада Пакстанда үткән парламент сайлавыннан соң илдә булган беренче интихарчы һөҗүме. Ул сайлауда президент Пәрвәз Мөшәррәфкә көндәш оппозицион фиркаләр җиңде.