Сербиядә полициянең илчелекләргә һөҗүмнәрне туктатмавы тикшерелә

Сербия дәүләт иминлек шурасы ни өчен полициянең узган атнада Белградта Косово бәйсезлегенә каршы демонстрациядә катнашучыларның АКШ һәм башка илләр илчелекләренә һөҗүмнәрен туктатмаын тикшерә.
Бер демонстрацияче АКШ илчелегендәге янгында һәлак булды.
Башка көч куллануларда 130лап кеше яраланды.
АКШ илчелегеннән кала демонстрациячеләр Хорватия, Бельгия, Британия һәм Германия илчелекләренә дә һөҗүм итте.