Әфганстанда НАТОның 2 хәрбие һәлак булды

Әфганстанның көнчыгышында юлга куелган бомбадан НАТОның 2 хәрбие һәлак булды, берәү яраланды.
Шартлау Пактия виләятенең Шаран районында НАТО кизүе узып барган урында булган.
НАТОның Халыкара Иминлек Ярдаме Көчләре һәлак булган хәрбиләрнең кайсы илдән булганлыгын белдермәде.