Тайландта автобус казасында 3 русияле һәлак булды

Тайланд полициясе Баңкок янында автобус казасында кимендә 3 русияле һәлак булды, 20-дән артыгы яраланды дип белдерә.
Паттаядан башкала Баңкокка 40-лап русиялене алып баручы автобус казага юлыккан.
Автобус Баңкок һава аланы янында юлдан чыккан. Полиция әйтүенчә каза вакытында көчле яңгыр булган.