башкортстан Уфа — Казан арасын очып кына барасы 28 февраль 2008 Ниһаять, дистә ел өзеклектән соң Уфа — Казан арасында һава юлы тергезелде. Бүген беренче рейс ясалды. Очкыч атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә хезмәтләндерәчәк. Һава очышын Казан һава юллары ширкате оештырды.