Косовоны яклаучы илләр беренче утырышка җыелды

Косово бәйсезлеген яклаучы 15 илнең вәкилләре бүген Венада Косово Халыкара юнәлеш төркеменең беренче очрашуына җыелды.
Бу төркем яңа дәүләткә демократик тәррәкыяттә ярдам итү, анда яхшы идарә итүне, күпмилләтлелек һәм канун хакимиятен алга сөрү өчен оештырылды.
Европа Берлегенең Косоводагы вәкиле Питер Файт Косовога халыкара цивиль вәкил итеп билгеләнде.
Файт Косовоны бүлгәләү мөмкинлеген кире какты, шул ук вакытта Косоводагы серб җәмгыятләре белән Белград арасында өстенлекле бәйләнешләр булачак диде.