Кыргызстанда кар ишелүдән 5 кеше һәлак булды

Кыргызстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы илнең көнчыгышындагы Ыссык-Күл төбәгендә, Кытай чиге янында кардан тау ишелеп 5 кешене үтерде дип белдерә.
Үзәк Азиянең таулы өлешләрендә, бигрәк тә язын кар эрегәндә таудан кар ишелүләр еш була.