Газпром Украинага газны киметә

Мәскәү - Русия белән Украина газга бурычлар турында килешә алмады. 3 марттан Газпром Украинага газ җибәрүне 25% киметә. Ширкәтнең матбугат вәкиле Сергей Куприянов, "сөйләшүләр көрчеккә терәлде һәм Газпром 3 март Мәскәү вакыты белән иртәнге 10да Украинага газ җибәрүне 25% киметү турында карар кабул итте", - дип белдерде.

Украина премьер-министры Юлия Тимошенко, 1 марттан Украинаны газ белән "Нафтагаз Украина" ширкәте тәэмин итәчәк, дип белдерде. Моңарчы илгә Русия һәм Төркмәнстан газы кудырган арадашчы "УкрГазЭнерго" ширкәтенең эшләү рөхсәте, лицензиясе алыначак, диде Тимошенко.