Русия сайлавында Абхазия һәм Днестр буе җитәкчеләре дә катнашты

Сухум, Тирасполь – Русия президентын сайлауда үз тавышларын рәсмән Русиягә кермәгән Абхазия һәм Днестр буеның җитәкчеләре дә бирде. Абхаз президенты Сергей Багапш моны Русия кулындагы шифаханәләрнең берсендә эшләде.

Грузия үз җире дип санаган, әмма җитәкчелеге Тифлис хакимиятен танымаган Абхазиядә халыкның якынча 80 проценты Русия паспортына ия.

Днестр буе җитәкчесе Игорь Смирнов исә үз тавышын, Молдовадан аерылырга теләгән шушы төбәкнең башкаласы Тираспольдә бирде. Днестр буенда барлыгы 23 сайлау урыны ачылган иде.