Европа оешмасы Әрмәнстанда мәгълүмат иреген кайтарырга чакыра

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Ереванда гадәттәнтыш хәл кертелгәннән соң бәйсез мәгълүмат чараларына булган чикләүләрне бетерергә чакырды.

Әрмәнстанда чит ил радио һәм телевидения каналлары тыелган. Азатлык радиосының әрмән телендәге программалары тапшырылмый, интернет сәхифәсе ябылган.

Әрмәнстан президенты Роберт Качарьян гадәттән тыш хәлне вакытыннан алда гамәлдән чыгармаячагын белдерде.