Украина президенты "Газпром" белән сөйләшергә куша

Киев - Украина президенты Виктор Ющенко премьер-министр Юлия Тимошенкога кичекмәстән "Газпром" белән сөйләшүләр башларга кушты. Ющенко Тимошенко хөкүмәтен газ мәсәләсен хәл итә алмауда гаепләде һәм тиз арада Украинаның "Нафтогаз" белән Русиянең "Газпром" ширкәтләре арасында 2008 елга килешү төзергә чакырды.

Тимошенко бүген хөкүмәт алдында халыкка борчыларга сәбәп юк, диде.

"Газ тирәсендәге истериягә карамастан, Украинада хәзер газ җитәрлек. Провокацияләр булуга карамастан, Украина алга таба да газ, җылылык һәм җылы су белән гадәттәгечә тәэмин ителәчәк", - диде Тимошенко.

"Газпром" вәкиле Сергей Куприянов Украина үзенә җитмәгән газны Европага куылган үткәргечтән алачак дигән планны кискен тәнкыйтләп чыкты.

Украинага газ 50% киметелде. "Газпром" Киевның газ өчен 600 миллион долларлык бурычы түләгмәгән, дип белдерә.