Абхазия дөньяга мөрәҗәгать итте

Сухуми - Абхазия парламентының тышкы эшләр комитеты башлыгы Гурам Гумба, 7 март көнне парламент дөнья җәмәгатьчелегенә Абхазия бәйсезлеген тануны сорап резолюция кабул итәчәк, дип белдерде. Шундый ук мөрәҗәгатьне 5 мартта Көньяк Осетия кабул итте.