Төньяк Осетия милициясенең югары җитәкчесе үтерелде

Төньяк Осетиянең оешкан җинаятчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Марк Мецаев атып үтерелде.
Мецаевка җомга көнне Владикавказда җиңелчә машина казасыннан соң автоматтан ут ачканнар. Машина казасы махсус оештырылган булырга мөмкин диелә.
Тикшерүчеләр бу һөҗүм җентекләп әзерләнгән булырга охшый ди.