Пакыстан оппозициясе коалиция төзергә килеште


Исламабад – Пакыстан оппозициясе коалиция хөкүмәте төзү мәсьәләсендә килешүгә ирешүен хәбәр итә. Елекке премьер-министр Наваз Шәриф Биназир Бһутто фиркасе белән берләшергә әзерлек белдергән. Бу ике фирка узган айда үткән парламент сайлауда күпчелекне яулаган иде. Алар президент Пәрвәз Мөшәррәфне кичекмәстән яңа парламентны җыярга чакырды.