Самар мәхкамәсе мөселманнарның интернет сәхифәсен тыйды

Самар өлкәсе прокуратурасының интернет сәхифәсендә Самар мәхкамәсе карары белән islam.boom.ru интернет сәхифәсенең тыелуы турында хәбәр итедә.
Сәхифәнең Нәүрүзне Ислам кагыйдәләренә туры килмәүче бәйрәм буларак сүрәтләгән мәгълүмәт таратуы экстремизм, мөселманнарны радикалләштерү, мөселманнарда Нәүрүзне бәйрәм итүчеләргә карата начар фикер тәрбияләү буларак бәяләнгән.