Европа Русиянең Абхазияне яклавына борчыла

Европа Берлеге Русия Грузиядән аерылырга теләүче Абхазияне танырга җыена дигән фикерләр һәм борчылулар арта бара дип белдерә.
Моны бүген Берлекнең тышкы мөнәсәбәтләр комиссионеры Бенита Ферреро-Валднер әйтте.
4 көн элек Мәскәү Абхазиягә карата чикләүләр турындагы БДБ килешүеннән чыгарга карар итте.
Ферреро-Валднер Брюссельдә матбугат очрашуында Европа Берлеге Грузия чикләренең үзгәртелмәве яклы диде.