4 000 кешене төп башына утырттылар

“Уфакредит” ширкәте тирәсендә шау-шулар дәвам итә.
Әлеге ширкәт зур процент ышандырып халыктан акча җыйган. Зыян күрүчеләр 4 000 кешедән артык. Аларга кайтарасы акча 600 миллион сум. Прокуратура ширкәтнең милкен тартып алды. Уфа, Дәүләкән һәм Благовещендагы “Уфакредит”ның биналары 200 миллион сум дип бәяләнгән. “Уфакредит” җитәкчеләре кулга алынган.