Ювелир салоны таланган

Уфадагы ювелир салонын талаганнар.
Башкаланың СССРның 50 еллыгы урамында урнашкан “Аквамарин” исемле салоннан 300 000 сум акча һәм бик күп алтын һәм көмеш бизәнү әйберләргә “аю мае сөрткәннәр”. Вакыйга иртән булган. Иртән “Альфа” сак хезмәте вәкиле эшкә иптәшен ияртеп килгән һәм пистолет белән куркытып салонны талаган. Ул бу вазыйфасында берничә генә көн эшләгән булган, әлеге урынга ялган паспорт белән урнашкан. Югалган әйберләренң хакы берничә миллион сум дип ирештерәләр.