Европа Берлеге: Хорватия белән әгъзалык сөйләшүләре 2009-да тәмамланырга тиеш

Европа Комиссияе башлыгы Җозе Мануель Барросо Хорватия Европа Берлегенә кушылу сөйләшүләрен киләсе елда тәмамлап берлеккә кушылу алды процесслары тәртибен җиткерернгә тиеш диде.
Барросо Брюссельдә Хорватия премьер-министры Иво Санадер белән уртак матбугат очрашуында техник сөйләшүләр киләсе елда, хәзерге Европа комиссиясе мөддәте чыкканчы тәмамланса яхшырак булыр иде диде.
Хәзерге комиссиянең мөддәте 2009 елның көзендә чыга.