НАТО генераль секретаре Косовога килә

НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер җомга көнне Косовога килә.
Бу Косово 1 ай чамасы элек Сербиядән бәйсезлек игълан иткәннән соң НАТО генераль секретареның Косовога беренче мәртәбә килүе.
НАТО сүзчесе Джеймс Аппатурай әйтүенчә, де Һуп Схеффер анда Косово президенты, премьер-министры һәм андагы 16 меңле НАТО көчләре башлыклары белән очрашачак.
Ул шулай ук Косоводагы серб азчылыгы җитәкчеләре белән очрашырга һәм Косовоның вәзгыять киеренке булган төньягына барырга җыена.