Камбоджида бер урыс җенси бозыклык өчен хөкем ителде

Камбоджи мәхкамәсе бер урыс эшмәкәрен 14 яшлек Камбоджи кызы белән җенси мөнәсәбәттә булган өчен 13 елга төрмәгә хөкем итте.
Александр Трофимов балигъ булмаган кызга карата җенси бозыклык кылуда гаепләнде.
Мәхкамәдә 14 яшлек кыз Трофимов белән узган сентябрь аенда 4 мәртәбә җенси мөнәсәбәттә булганлыгын белдерде. Трофимов исә ул кызны бөтенләй белмәвен әйтте.
Трофимовның ширкәте Камбоджи хөкүмәте рөхсәте нигезендә бер утрауны туризм урынына әверелдерү белән шөгылләнә иде.