Резник эше 21 мартта тикшереләчәк


Петербур – Петербурның шәһәр мәхкәмәсе кулга алынган Максим Резник шикаятен 21 мартта карыячак.

Яблоко партиясенең Петербур җитәкчесе милицияне кимсетү һәм көч куллануда гаепләнеп кулга алынган иде.

Кулга алу карарын чыгарган район мәхкәмәсе 25 сәясәтче һәм журналист имзалаган үтенечне санга сукмады.

Петербурда һәм Мәскәүдә Резникны иреккә чыгарырга таләп иткән чаралар дәвам итә.