Хоккей буенча халыкара федерация президенты Рене Фазел Салават Юлаев исемендәге орденга лаек булды. Рене Фазелга орденны республика Президенты Мортаза Рәхимов тапшырды. Очрашуда 2013 елда яшьләр буенча дөнья беренчелеген Уфада үткәрү мәсъәләсе дә каралды.