Морзалар юбилее

Башкортстан татар морзалар җыены оешуга 15 ел тулды. Шул уңайдан Бүздәк районында юбилей чаралары үтте. Бүздәк районының Килем авылында республикадагы бердәнбер татар тарихи мәдәни үзәк эшли. Татар морзалары үзәктә очрашу үткәрде, урындагы китапханәгә китаплар бүләк итте.