Гүзәл: Азатлыкны тыңлау һәм уку мавыктыргыч!

Бу чибәр туташ белән без Казанның матурлык салоннарының берсендә таныштык. Хатын-кызлар мондый урыннарда уртак телне тиз таба. Чәч, тырнак матурлыгы турында сөйләшеп алгач сүз – радиога күчте. Гүзәл Азатлыкның даими тыңлаучысы булып чыкты.

Гүзәл матур итеп чәч кисә, маникюр ясый. Ул арада Казан югары уку йортларының берсендә белем ала һәм дизайнер булырга хыяллана.

Гүзәл, Азатлык радиосын ни өчен тыңлыйсың?

Башка радиостанцияләрдән аермалы буларак Азатлык радиосында хәбәрләрне җиткерүдән кала аларны анализлап күрсәтәләр, ничектер объектив караш белән җиткерәләр тыңлаучыларга. Азатлык радиосы үзенең түгәрәк өстәлләре белән кызыктыра, чөнки анда глобаль проблемалар турында сөйләшәләр, көнүзәгендә булган темаларны яктырталар. Ул темаларга карата бәхәсләр бара. Түгәрәк өстәлләрдә тыңлаучыларга вазгыятьне ачып салалар, чишеп күрсәтәләр һәм тыңлаучыга шушы мәсәләдә ачыклык кертәләр. Шулай ук Азатлык радиосының интернет сәхифәсе яхшы якка үзгәрде, яңартылган сәхифәне укуы кызыклырак, анда фотографияләр күбәйде, төрле төсләр, ул мавыктыра.

Менә сездә салонда да көне буе FM радиолары сөйләп тора, шул җитми мени?

FM радиоларын тыңлаганда анда көн озын музыка, җырлар.... яңалыклар турында анда сәгатькә бер тапкыр гына ишетә алабыз. Һәм ул яңалыкларны да безгә бары тик сөйләп кенә бирәләр. Азатлык радиосында безгә дөньяда булган хәлләрне сөйлиләр һәм анализлап күрсәтәләр. FM радиоларында яңалыкларны тыңласак та ул Азатлыкның бер сәгатьлек тапшыруына җитми.

Азатлыкны синең кебек башкалар да тыңласын өчен ниләр теләр идең?

Киләчәктә Азатлык радиосы яшь тыңлаучыларны җәлеп итәргә тиеш. Яшьләрне кызыксындыра алырлык юнәлешләр эзләргә кирәк. Азатлыклың барлык хезмәткәрләренә зурдан зур уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телим!