Лавров Көнбатышны Грузия белән Украинаны НАТОга алмаска чакырды


Мәскәү – Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Көнбатышны, Грузия белән Украинаны НАТОга алудан тотылып калырга чакырды.

Рәсми Мәскәү Вашингтонны, бу адым ике арадагы мөнәсәбәтләргә җитди зыян китерәчәк, дип кисәткән.

Грузия һәм Украина белән НАТОга керү турында сөйләшүләр башлау мәсьәләсе, апрель аенда Бухарестта үтәчәк саммитта тикшерелер дип көтелә.