Райс Обамадан гафу үтенде


Вашингтон – Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райс – аның хезмәткәрләре Барак Обаманың шәхси документларын рөхсәтсез караган өчен – Обамадан гафу үтенде.

Обаманың шәхси мәгълүматлары сакланган файлга рөхсәтсез кергән өчен дәүләт департаментының ике хезмәткәре эштән куылды, тагын берсенә кисәтү ясалды.

Дәүләт департаменты вәкиле, ихтимал, бу явыз ният түгел, бары тик "чамадан тыш кызыксыну" гына булгандыр дигән аңлатма бирде.