Гыйракта 5 елда 4 мең АКШ хәрбие һәлак булды

Багдад - Гыйрак башкаласында юл буенда бомба шартлап 4 американ гаскәриенең һәлак булуы белән 5 еллык сугышта үлгән АКШ хәрбиләренең саны 4 меңгә җитте. Якшәмбе көнне Гыйракта 60 кеше үлгән. Мосулда булган интихар һөҗүмендә 13 Гыйрак гаскәрие һәлак булган.