Көнбатыш Әфганстанга вагъдә иткән ярдәмне җибәрмәде

Кабул - Халыкара ярдәм оешмалары агентлыгы көнбатышның Әфганстанга вагъдә иткән 10 миллиард долларлык ярдәменең бер өлеше әле килеп җитмәде, дип белдерде. Агентлык хисабына караганда, көнбатыш акчаларының якынча 40% хезмәт хаклары һәм төрле килешүләр өчен түләү юлы белән кире көнбатышка кайткан. Хисапта шулай ук Әфганстанда тынычлык урнаштыру эшенең сүлпән баруына үсеш өчен акчаларның максатлы тотылмавы да тәэсир итә, диелгән.