Һоң Коң ярларында баткан көймәдән 2 мәет чыгарылды

Һоң Коң - Һоң Коң ярларында баткан Украина көймәсеннән 2 мәет чыгарылды, калган 16 диңгезчене эзләү дәвам итә.

Украина көймәсе 22 март көнне Кытайның йөк ташучы корабы белән бәрелешкәннән соң баткан иде. 6 украин һәм 1 кытай диңгезчесе коткарылды. Хәбәрсез югалганнар арасында кырым татары Әдәм Әхмәтов та бар.

Дөньяның иң зур диңгез портларының берсе саналган Һоң Коңта мондый зур казаларның елларча булганы юк иде.