Петербурда бурят хатыны үтерелгән

Петербур - Азатлыкның Петербурдагы хәбәрчесе сүзләренә караганда, тимер юлының "Яблоневка" тукталышында бурят хатынының күп тапкыр пычак кадалган җәрәһәтләр белән мәете табылган. Җинаять эше ачылган, әлегә үлемнең төп сәбәбе - милләтара нәфрәт дип фаразлана.