Пакыстан президенты яңа хөкүмәтне вазыйфага кабул итте

Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф үзенең сәяси көндәшләре оештырган яңа хөкүмәтне вазыйфага кабул итте.
Бүген эшкә керешкән яңа хөкүмәттәге 24 әгъзаның 20-се үтерелгән элекке премьер-министр Бинәзир Бһутто һәм икенче бер элекке премьер Наваз Шәриф партияләреннән.
6 атна элек парламент сайлавында җиңеп чыккан бу ике фирка Мөшәррәфнең хакимиятен авызлыкларга вәгъдә итте.
Шәриф фиркасенең кайбер әгъзалары үзләре канунсыз дип исәпләгән Мөшәррәфкә ризасызлык йөзеннән кулларына кара тасмалар бәйләде.