Хәкимов эшен бәяләү төрле, әмма нигездә уңай

Рафаил Хәкимов киңкүләм танылган сәясәтче санала. Төрле кеше аның китүенә һәм эшчәнлегенә төрле бәя бирә.
Тарихчы һәм депутат Индус Таһиров Рафаил Хәкимовның эшчәнлегенә бертөрле генә бәя бирү авыр, ди.
“Аңа хәзер авырдыр инде, Рафаилнең аннан китүе, бер яктан кызганыч, әмма ул югала торган кеше түгел, үз урынын табыр. Тарих институты аның карамагында кала, анда да бик күп эшләр эшләргә була. Аның эшчәнлегенә бәя бирү җиңел түгел. Ул төрле юнәлештә эш алып барды. Ул татар иҗтимагый үзәгендә эшләде. Аның идеологларның берсе булды. Аңа ул вакытта бик күпләр уңай бәя бирә иде. Мин дә, шул исәптән. Русия белән килешү төзү мәсьәләсендә дә, без бергәләп эшләдек. Бергә эшләгән вакытларга мин уңай бәя бирәм.
Соңрак, әлбәттә, ул шактый хаталар да җибәрде, алар республикага да уңай тәэсир ясамады. Соңгы вакыттагы шушы эшчәнлеге белән ул бәлкем, шушы финалны якынайткандыр. Мәсьәлән ул, Косово бәйсезлеген тану мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ә бит Русиянең моңа позициясе билгеле, Татарстан президенты аны якларга мәҗбүр. Киңәшченең фикере бер төрле булса, президентныкы – башка, монда президент турында сораулар туарга мөмкин,”- ди Индус Таһиров.
Рафаил Хәкимовның 90нче елларда, милли хәрәкәтнең башында торганга күрәcең, хәзерге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре аны җылы сүзләр белән искә ала. Алар Рафаил Хәкимов урына, милли хәрәкәтне эчтән белмәгән, милләтчеләрне күрә алмаган кеше килер дип борчыла.

Татар иҗтимагый үзәгенең Марат Мөлюков исемендәге канатын җитәкләүче милли хәрәкәт ветераны Юныс Камалетдинов болай ди:
“Рафаил Хәкимовның төшерелүе милли хәрәкәткә зур зыян сала. Без, 1989 елда, милли хәрәкәтне башлаганда, иҗтимагый үзәкне оештыруда, үстерүдә ул нык катнашты. Беренче корылтайда, без икебез дә рәис-координаторлар итеп сайланган идек. Аның үз теләге белән китү хәбәре ышандырмый. Бу эш башка көчләр, Мәскәү ягынан басым ясалып эшләнгән, дип уйлыйм.”
Рафаил Хәкимов евроислам төшенчәсен керткән кеше дип санала. Дини йолаларга реформаны тәкъдим иткәнгә, дин әһелләре аның белән килешмәде, аның белән бәхәскә керде. Кол Шәриф мәчете имамы, Казан һәм Татарстанның Үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров, Рафаил Хәкимовның сәяси киңәшче вазыйфасыннан китүенә аерым мөнәсәбәт белдермәде, әмма аның дини карашлары белән риза булмавын таныды. “Мин аның кайбер дини карашлары белән килешмим. Аның урынына лаеклы кеше табылыр. Рафаил Хәкимов китсә дә, аннан сәләтлерәк кеше килсә, моның өчен шатланырга гына кирәк.”
Рафаел Хакимов сәяси киңәшче вазыйфасында, яшь сәясәтчеләр клубын да оештырган иде. Ул сәясәт фәнен укучы яшьләр өчен үрнәк, кызыклы шәхес булып торды. Яшь сәясәт белгече Ринат Хәбибуллин, башка укытучыда укыган булса да, Рафаил Хәкимовка да хөрмәт белән карый. “Мин, Татарстан президентның барлык гамәлләре, эшчәнлеге, Татарстанның җитди хокукый документлары Рафаил Хәкимов белән бәйле булган, дип саныйм. Аңа бәя бирү авыр, аңа тарих үзе бәя бирер”, - ди Ринат.