Дума читтән инвестицияләргә яңа чикләүләрне хуплады

Русия Дәүләт Думасы чит илләрдән инвестицияләргә яңа чикләүләрне хуплады.

Русия дәүләт иминлеге хезмәткәрләренең эшмәкәрләр гамәлләрен күзәтү вәкаләтләрен арттыручы бу яңа канун чит ил инвесторларын борчуга салды.

Яңа канун энергия, очкычлар сәнәгате һәм киңкүләм мәглүмат чараларына чит ил инвестицияләрен чикли.

Хәзер бу документ парламентның югары пулатында – Федерация Шурасында карала.