НАТО генераль секретаре яңа әгъзаларга чакыру булуын көтә

НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер НАТОның Бухарест саммитында көньяк-көнчыгыш Европадан яңа әгъзалар чакырылыр дип көтүен белдерде.
АКШ президенты Джордж Буш бу атнакичтә, 3 апрельдә Бухаресста НАТО Хорватия, Албания һәм Македонияне әгъза итеп алу турында тарихи карар чыгарачак диде.
Бу 3 ил бу саммитта НАТОга чакыру алуга өметләнә. Шулай да Греция Македония Грециянең төньягындагы бер өлкәнең исемен һөртә дип Македониядән исемен үзгәртүне таләп итте һәм аның НАТОга кушылуына киртә кую белән янады.