Сембердә “Биләр” мәдрәсәсендә Корьән уку бәйгеcе

Анда, шушы мәдрәсә шәкертләреннән тыш, Иске Кулаткы мәдрәсәсе һәм Уфаның Ислам университеты шәкертләре дә катнашты. Барлыгы 10 бала.
1 һәм 2-нче урыннарны Уфалылар Минәхмәт Шагалиев һәм Айбулат Гайфуллин яуладылар. Аларны Университет мөгаллиме Сабир хәзрәт Кәримев алып килгән. Ә “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре арасыннан Иске Кулаткы баласы Абдулла Алиев һәм Пенза өлкәсеннән килгән Рамил Кичекаев үзләрен иң уңганнар итеп күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучыларның барчасына да бүләкләр тапшырылды. Бүләк дигәннән, Мордовия кунагы Рафикъ Феткуллов аеруча юмартлык күрсәтте: меңәр рубльлек акчалар өләште ул бәйгедә катнашкан шәкертләргә. Бигрәк тә Мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләймановның оныгы 1-сыйныф укучысы Усманның аятьләр укуы Рафикъ әфәнденең күңелен йомшартты.
Соңыннан табын артында зур сөйләшү булды. Милләтебезне саклап калуда диннең генә түгел - ана теленең һәм тарихи аңның да әһәмияте турында.
Кунаклар таралышкач, “Биләр” мәдрәсәсенең оештыручысы һәм җитәкчесе Илдар Сафиуллин белән әңгәмә корылды. Сүз 1-сентябрьдә ачылачак Праваслау гимназиясе һәм шушы мәдрәсә арасындагы охшашлык һәм аермалар турында барды.
Илдар хәзрәт Праваслау гимназиясе ачылуга канәгатьлек белдерде.
“Теләсә нинди дин яхшылыкка өнди. Мәчеткә дә, чиркәүгә дә йөрмәү наркомания, эчкечелек һәм башка шундый бозыклыкларга китерә. Безнең мәдрәсә белән ул гимназияне чагыштыру кыен. Бездә дөньяви белем бирү юк – шәкертләребезне Яңа шәһәрнең милли компонентлы 91-мәктәбенә йөртеп укытабыз. Ә мәдрәсәдә яшәү рәвеше – Ислам дине нигезләрендә”,-диде ул .
Үзегездә дөньяви урта белем бирү мәсьәләсен карамыйсызмы? – дигән сорауга Илдар хәзрәт “Юк”, - дип җавап бирде. Теркәлү турындагы лицензиядә бу каралмаган. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга, лицензия буенча, махсус дини урта белем турында диплом бирәбез. Бу документ имам вазифасын башкарырга хокук бирә. Ә артабан укырга теләүчеләр Ислам университетының 3-курсына керә ала”, -диде “Биләр” мәдрәсәсе җитәкчесе Илдар хәзрәт Сафиуллин.
Илдар хәзрәт шулай ук Мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән лицензия таләпләре белән дә таныштырды. Мәдрәсәнең рәсми исеме:
“Русия мөселманнарының Үзәк Диния назарәте карамагындагы Урта һөнәри белем бирүче “Биләр” мәдрәсәсе”.
Лицензия мәдрәсәнең эшчәнлеге кысаларын менә ничек билгели.
“Бу уку йорты шушы лицензиянең кушымтасында күрсәтелгән программалар буенча лицензиядә күрсәтелгән контроль нормативлар һәм шәкертләр саны чикләре кысаларында белем бирү эшчәнлегенә хокуклы”.-дип язылган.
Мәдрәсә җитәкчесе әйтүенчә, лицензия буенча 40 шәкерт тоту каралган. “Әмма 50гә кадәр җиткерү дә мөмкин”,- диде Илдар Сафиуллин.