Украина белән Грузия НАТОны "иске" һәм "яңа" Европага бүлде

Украинада НАТОга кушылуны яклаучылар Франция илчелеге каршында җыен үткәрә

НАТОның Украина һәм Грузия турындагы эчке бәхәсе бу ике илгә әлегә коры вәгъдәләр бирү белән генә тәмамланды. Киев һәм Тифлис исә үзләренә Әгъзалыкка ирешү планы бирелер дип өметләнгән иде.

НАТОның Бухарест очрашуы әле Гыйрак сугышы алдыннан ук күренә башлаган шушы бүленешнең чыннан да тирән тамырлы булуын күрсәтте - НАТОның нигездә Германия һәм Франция тирәсендә тупланган иске әгъзалары берлеккә Украина һәм Грузияне дә алу ихтималына шактый салкын карый булып чыкты.

Ә менә дистә еллар буе совет залимияте астында булган "яңа" Европа, ягъни кыйтганың көнчыгышындагы илләр, киресенчә, Киев һәм Тифлиснең НАТОга кушылу омтылышын аңлап вә хуплап каршы алган иде.

Аларны бу мәсәләдә Кушма Штатларның президенты Буш та әүзем яклап чыкты, аның фикеренчә, Көнбатыш Украина һәм Грузиягә киләчәктә НАТОга кушылуга китерә алырлык Әгъзалыкка ирешү планын тәкъдим итәргә тиеш:

"Биредә, Бухарестта без НАТОның Грузия вә Украина омтылышларын хуплавын күрсәтергә һәм аларга әгъзалык максатына ирешү өчен ачык юл тәкъдим итәргә тиеш. Минем илнең карашы мәгълүм - НАТО Грузия һәм Украинаны Әгъзалыкка ирешү планы белән сәламләргә тиеш", дигән иде американ президенты.

Әмма Бушның шушы белдерүе генә җитми булып чыкты НАТО очрашуында. Оешманың баш секретаре Яап де Һооп Схеффер, Тифлис һәм Киевкә киләчәктә НАТОга кушылуны вәгъдә итсә дә, оешма эчендә бу хакта әлегә уртак карарга киленмәде, дип белдерде.

Яап де Һооп Схеффер
Де Һооп Схеффер сүзләренә караганда, Грузия һәм Украинага инде бүгеннән үк Әгъзалыкка ирешү планын тәкъдим итәсе урынга НАТО җыенында ике илнең шул планга гаризаларын гына хуплап чыгасы иткәннәр.

Ә инде план үзе НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары тарафыннан да бирелә алачак, бу мәсәлә шушы елның декабрендә карыячак, аларга тиешле вәкаләт инде бирелде, ди НАТО баш секретаре.

Мәгълүм ки, Украина һәм Грузиянең НАТО юлына басуына каршы кискен рәвештә Русия чыгып килде. "Иске" Европадагы илләрнең, шул ук Франция һәм Германиянең каршылыгы да өлешчә аларның Мәскәү белән араларны саклап калу ниятеннән чыга, ди белгечләр. Әмма төп сәбәп итеп Берлин дә, Париж да, Грузиянең үзендәге Абхазия һәм Көньяк Осетия белән араларын җайлап бетерә алмавын, ә Украинада исә НАТОга керүне яклауның халык арасында бик түбән булуын китерә.

"Алар (Украина һәм Грузия) әлегә НАТОга керүгә әзер түгел", дип кырт кисте Франция президенты Николя Саркози Бухарестта, әмма ул берүк вакытта киләчәктә шушы ике илне дә НАТОга алу бик мөмкин дигән ишарә дә ясады.