Монтенегрода якшәмбе көнне президент сайлана

Бу якшәмбедә Монтенегрода президент сайлау үтә.

Соңгы фикер белешүләр премьер-министр Мило Джукановичның якын беректәше, хакимияттәге президент Филип Вуянович җиңел генә җиңүгә ирешәчәген күрсәтә.

Вуянович беренче турда 50 проценттан артык тавыш җыйса икенче тур сайлау үткәрү зарурлыгы булмыячак.