Кытай Тибеттә патриотик тәрбиягә игътибарны арттыра

Кытай Тибет дин әһелләренең Пекиңга тугрылыклы булуына ирешү өчен аларны яңача укыту эшенә зур игътибар бирәчәген белдерә.

Тибетнең дәүләт карамагындагы газетында Тибет коммунистлар фиркасе рәис урынбасарының патриотик тәрбия бирүгә игътибарның нык артачагы турында әйткән сүзләре китерелә.