Питербур 2020 елгы Җәйге Олимпия уеннарына дәгъва итә

Питербур 2020 елдагы җәйге олимпия уеннарын үзендә үткәрүгә дәгъва итәчәк.

Бу турыда губернатор Валентина Матвиенко Олимпия уты сәфәренең Русия өлеше тәмамлануга багышланган чарада игълан итте.

Былтыр Русия 2014 елгы Кышкы Олимпия уеннарын Сочида үткәрү карарына ирешкән иде.

Соңгы тапкыр Русиядә Олимпия уеннары 1980 елда үтте. Ул чакта Җәйге Олимпия уеннары Мәскәүдә узды.