Мәскәү мәхкәмәсе Наталья Морарь эшен кире какты

Мәскәү - Башкаланың Мещан мәхкәмәсе Русиядә чыгучы New Times басмасы журналисты Наталья Морарьнең Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) булган шикаятен кире какты. Аның ире Илья Морарь хәбәр итүенчә, утырыш ябык ишекләр артында барган. ФСБ вәкилләре сүзләренә караганда, Наталья Морарь Русиягә журналист статусына туры килмәгән эшләр белән шөгылләнгәне өчен кертелмәгән.

Морарь - Молдова ватандашы. Русия ватандашына кияүгә чыккач та, рәсмиләр аны Русия иминлегенә куркыныч тудыра, дип ике тапкыр Русиягә кертмәде. Журналист белән бергә эшләүчеләр исә моны аның эшенә бәйли.