яңалыклар Олимпия уты Сан Францискога килде 9 апрель 2008 Сан Франциско - Олимпия уты Сан Францискога килеп җитте. Британия, Греция һәм Франциядә булган протест чараларыннан соң Сан Францискода иминлек ныгытылган. Кытайның Тибет сәясәтенә каршы 100ләп кеше бүген урамнарга чыкты.