БМО генераль секретаре Мәскәүдә

Мәскәү - БМО генераль секретаре Пан Ги Мун 3 көнлек сәфәргә Русиягә килде. Аның белән булган очрашудан соң президент Владимир Путин, "БМО - төп халыкара оешма", - дип белдерде. Пан шулай ук Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев белән дә очрашты.

Пәнҗешәмбе көнне БМО генераль секретаре Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, патриарх Алексий белән очрашачак.