Туймазы шәһәрендәге тулай торакта янгын

Туймазы шәһәрендәге тулай торакта янгын чыккан. Ике үсмернең бензин белән уйнавы нәтиҗәсендә, тулай торакның беренче каты яна башлаган. Беренче каттта яшәүче ике хатын-кызның битләре һәм куллары янган. Икенче һәм өченче катларда яшәүчеләр тәрәзәләр һәм балконнар аша коткарылган. Бу турыда Туймазы шәһәренең янгын сүндерү хезмәте башы Фәрит Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.