Олимпия уты протест билгесенә әйләнде

Сан-Францискода Кытайга протест белдерүче

Олимпия уты юлында каршылык чаралары дәвам итә. Кытай хөкүмәтенә каршы шундый соңгы чара Сан-Франциско шәһәрендә үтте.

Сан-Франциско рәсмиләре урамда чуалышлар булдырмас өчен бер хәйләгә барды – соңгы минутта Олимпия утының юлын үзгәртеп, аны арт урамнар, тыкрыклар аша җибәрде. Бу хәйләнең файдасы булды – Лондон һәм Париж урамнарында шикелле чуалышлар булмый калды. Ләкин икенче яктан, Олимпия утын күрергә дип чыккан меңләгән кеше аны күрми калды.

Алга таба олимпия уты Һиндстан һәм Индонезиягә юл тота. Анда да рәсмиләр утның юлын шактый кыскартырга җыена. Олимпия уты юлында нинди генә чуалышлар булмасын, Кытай рәсмиләре бу юлны ахырынача үтеп утны Пекинга китерергә тели. Олимпия комитеты башлыгының да әлегә утның сәфәрен туктатырга җыенмый.

"Әлегә андый ният юк. – диде Жак Рогге. - Без Пекин комитеты белән бергәләп чаралар күрәбез. Әлегә утны туктату нияте юк."

Спортчыларның сүз иреклеге хокукын таныса да, Рогге, уеннарны сәясәлиштермәскә чакырды.

"Олимпия уеннарында катнашучы һәркем үз фикерен белдерә ала. Ләкин бу Олипмия хартиясе кысаларында башкарылырга тиеш. – ди Жак Рогге. - Хартиянең 51.3 матдәсендә Олимпия урыннарында демонстрацияләр, сәяси, дини, расачыл пропаганда рөхсәт ителми диелгән."

Әлегә спортчыларны бу уеннарны бойкот итергә өндәүләр юк. Ә менә сәяси җитәкчеләр көчле басым астында. Аларны һич югы ачылу тантанасында катнашмаска чакыралар.

Британия премьеры Гордон Браун һәм Франция президенты Николя Саркози бармаска җыена.

Американ президентлыгына демократ намзәтләр Барак Обама һәм Һилларй Клинтон хәзерге президент Дңордң Бушны ачылу тантанасна бармаска чакырды. Чәршәмбедә Буш бу мәсьәләгә карата иң каты белдерүен ясады.

"Кытай рәсмиләре Далай Лама вәкилләре белән сөйләшүләр башласа бу алар өчен яхшы булачак. – диде Буш. - Алар Далай Лама белән очрашса аның нинди яхшы, тыныч икәнен күрәчәк. Аның көч куллануга каршы булуын, бәйсезлек түгел, ә Тибетның мәдәни үзәңы өчен көрәшүен күрәчәк."

Кытай рәсмиләре Далай Ламаны тибетлыларны котыртуда, Олимпия уеннарын өзү ниятендә гаепли. Далай Лама үзе моны кире кага.

"Мин баштан ук, Кытайның дөнья уеннарын үткәрүен хуплап чыктым. – диде Лама. - Чөнки Кытай иң зур һәм борыңгы милләт. Кытай халкы Олимпия оеннарын үткәрергә лаеклы."

Ул арада Кытай рәсмиләре бүген утка май өстәде. Җәйге Олимпия уеннары вакытында спортчылар һәм журналистларны урларга җыенган ике төркемне фаш итүен белдерде. Иминлек министрлыгы белдерүенчә, Синҗан төбәгендә 40 ка якын кеше кулга алынган. Хокук яклаучылар бу төбәктә мөселман уйгырларны бастыру гамәлләре көчәйгән дип хәбәр итә.