Гыйракта һава һөҗүмнәре 12 кешене үтерде

Гыйракттагы АКШ һәм Британ хәрбиләре Багдад һәм Басра шәһәрләрендә ракета һөҗүмнәре белән гыйсьянчылыкта шикләнелгән 12 кеше үтерелде дип белдерелә.

Кичә кич Багдадның Садр шәһәрендә АКШның очучысыз очкычы гранатааткычлар һәм минааткычлар тоткан кешеләргә ут ачкан. АКШ хәрдиләре анда 6 кеше үлде дип хәбәр итә.

Британ хәрбиләре көньяктагы Басра шәһәрендә дә АКШ һава һөҗүме нәтиҗәсендә 6 кеше үтерелде дип белдерде. Ул Гыйрак көчләре белән бәрелешүче минааткычлы сугышчылар төркеме иде диелә.