Дистәләрчә кырым татар кабер ташлары мәсхәрәләнгән

Украина милициясе Кырымда вәхшиләр дистәләрчә мөселман кабер ташларын мәсхәрәләгән дип белдерә.

Бу хәл узган төндә Чистенко авылы янындагы зиратта булган.

Бүген зиратка килгән кырым татарлары 40-тан артык кабер ташының мәсхәрәләнгән йәки аударылган булуын күргән.

Зират коймасына русча "Татарлар, кырымнан хәзер китегез" дип язганнар.