Путин Бердәм Русия җитәкчелеген үз кулына ала

Хакимияттән китүче Русия президенты Владимир Путин Бердәм Русия фиркасе башлыгы булырга ризалыгын белдерде.

Путин моны бүген МәскәүдәБердәм Русия корылтаенда әйтте.

Путин тагын бер мәртәбә киләчәк президент Дмитрий Медведев тәкъдим итсә премьер-министр булырга риза булуын да әйтте.

Медведев элегрәк аңа бу урынны тәкъдим итүен әйткән иде инде.