Конгода юлчылык очкычы шәһәргә төшеп җимерелде

Конгоның көнчыгышындагы Гома шәһәрендә халык яшәгән урынга очкыч төште.

Үлүчеләр күп булырга мөмкин дип фаразлана. Очкычта 70-ләп кеше булган.

Өлкә башлыгы әйтүенчә, очкыч һава аланыннан күтәрелеп күп тә үтмәстән шәһәргә төшеп җимерелгән.

Хосусый бер ширкәтнеке булган бу очкыч Гомадан башкала Киншасага юнәлгән.