Фәлестин президенты Мәскәүгә килә

Фәлестин Идарәсе президенты Мәхмүт Габбас 3 көнлек сәфәр белән Мәскәүгә килә.

Габбас Русиянең югары дипломатлары белән Русиянең июнь аенда Мәскәүдә Израиль-Фәлестин тынычлык сөйләшүләре үткәрү тәкъдиме турында киңәшләшер дип көтелә.

БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркин бу конференция ел азагына кадәр Израиль белән Фәлестин арасында тынычлык килешүенә ирешү тырышлыкларын көчәйтәчәк диде.